news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай чордашы Габделгазиз Монасыйпов турында яңа фактларны Байкал авылында сөйләделәр

"Без ул табутны мәкъбәргә кадәр иттек. Анда әллә нәрсәләр булды, халык бер шаулады, бер тып-тын торды", - дип язган ул Тукайны җирләү турында.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Арчаның Байкал һәм Шурабаш авылларында яшәүче кешеләр Габдулла Тукайның чордашы драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Габделгазиз Монасыйпов турында кызыклы мәгълүмат ишетте. Бу хакта күренекле шәхеснең тууына 130 ел тулуга багышлап оештырылган искә алу чарасында сөйләделәр.

  • Габделгазиз Монасыйпов (1888-1922) - шагыйрь, прозаик, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе.

Әдәби кичәгә филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Зөфәр Рәмиев, филология фәннәре кандидаты, Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова чакырылган иде.

Зөфәр Рәмиев Габделгазиз Монасыйповның милли хәрәкәт вәкиле булганын әйтте. "1917 елдагы февраль революциясеннән соң туган вазгыятьтә үзе дә катнаша. Сугыш вакытларында армия хезмәтендә була. 1917 елда мөселманнарның хәрби шурасы барлыкка килә. Россиядә милли гаскәрләр булдыру мөмкинлеге туа. Ул татар мөселманнары гаскәре җитәкчелегендә була", - ди ул.

Галим сүзләренчә, ул вакытта "Безнең тавыш" дигән газета да чыга. "Аның Казанда бердәнбер экземплярлары калган. Һәр санда диярлек мәкаләләре бар. Димәк, ул әле журналист та булган", - дип сөйләде ул. Чыгышыннан соң, Зөфәр Рәмиев "Габдулла Тукай энциклопедиясе" хезмәте турында кыскача сөйләп, аны бүләк итеп калдырды.

Гүзәл Төхвәтова Монасыйповның иҗатын өйрәнү тарихын сөйләде. "Аспирантурага килгәч, Зөфәр абыйдан (Рәмиев - Т.И искәрмәсе) диссертация язар өчен иҗаты өйрәнелмәгән шәхес буларак Габделгазиз Монасыйповны тәкъдим итте. Ул вакытта Зөфәр абый аның кайчан һәм кайда туганын ачыклаган, алты шигырен бастырып чыгарган иде", - диде.

"Башта бернинди мәгълүмат юк иде кебек. Карый башлагач, аның искиткеч бөек шәхес булуы ачыкланды. Социаль челтәрләрдә туганнарын табып, алар белән дә элемтәгә кердем", - диде Гүзәл Төхвәтова.

Монасыйповның Тукай белән бәйләнеше булганын да әйтте. "Г.Монасыйповның 1913 елда, Габдулла Тукай вафат булгач, аңа багышлап язылган "Тукай хатирәсе" исемле мәкаләсе басылып чыга. Язмада автор шагыйрьне җирләү вакытын сурәтли: "Без ул табутны мәкъбәргә кадәр иттек. Анда әллә нәрсәләр булды, халык бер шаулады, бер тып-тын торды. Мин дә шул халык арасында идем" дип язган", - диде.

Гүзәл Төхвәтова сүзләренчә, Монасыйповның шәхси тормышы турында мәгълүмат бик аз. Хатыны мәшһүр драматург Галиәсгар Камалның сеңлесе Зәйнәп Камалова булганы билгеле. Аның бер 3-4 ел тирәсе генә яшәп калып, 1922 елда Ташкентта үтерелә дигән фараз бар. Гүзәл Төхвәтова әле яңа гына табадан төшкән "Габделгазиз Монасыйпов иҗатында дөнья сурәте" китабын тәкъдим итте.

Шурабаш авылы мәктәбе укучылары язучының шигырьләрен, фельетоннарыннан өзекләрне яттан сөйләде. Байкал авылы мәдәният йортында "Имчеләр корбаны", "Ышанычсыз юлга бер адым" драмаларыннан өзекләр сәхнәләштереп күрсәтелде.

  • Әдәби кичәдән тулырак репортаж соңрак "Интертат" электрон газетасында чыгачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot