news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай белән Пушкин, Исхакый белән Толстойны чагыштыру – ике якны да кимсетү – Р.Батулла

“Пушкинга караганда, Тукай ай-һай бөегрәк түгел микән әле?!” – ди язучы.

Тукай белән Пушкин, Исхакый белән Толстойны чагыштыру – ике якны да кимсетү – Р.Батулла
Александр Эшкинин

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татар язучысы Рабит Батулла, Габдулла Тукай белән Александр Пушкинны, Гаяз Исхакый белән Лев Толстойны чагыштыру дөрес түгел дигән фикердә. Бу хакта фикерен ул Казан федераль университетының Тataristica үзәге тарафыннан үткәрелгән “ХХI гасыр һәм Тукай” темасына дискуссия барышында белдерде.

“Тукай кем соң ул?” дип сораганда, без күп очракта хәбәрдар булмаган башка милләтләргә “ул безнең Пушкиныбыз” дибез. Исхакыйны “ул безнең Толстой” дибез. Мин бу чагыштыру ике якны да кимсетә дип уйлыйм, чөнки алар икесе ике биеклектә. Аларны чагыштырырга ярамый. Пушкин ул аристократ, ул хәерче түгел, аның торыр урыны, малы да бардыр. Ә Тукай бит башка. Толстой белән Пушкин “телебез, милләтебез бетә, динебезне сыталар” дип борчылмаганнар. Алар үз илләрендә рәхәтләнеп яшәгәннәр. Тукай белән Исхакый телне, динне саклап калу өчен көрәшкән. Берсе - төрмәдән төрмәгә йөргән, берсе - чирләшкәгә әйләнгән. Аларның бөеклеге шунда. Тукайның бөеклеге аерым, Пушкинныкы аерым, чөнки аларның шарты төрле. Хәтта мин әйтер идем: Пушкинга караганда, Тукай ай-һай бөегрәк түгел микән әле?! Чөнки Тукай асфальт белән тигезләнгән җирләрне бәреп чыккан шәхес. Бөтен сәнгатьтә Тукай. Тукай турында язмаган кеше юк. Сәнгатьнең бөтен күзәнәкләре Тукайда. Моны бөеклек дими, ни дисең?”, - дип белдерде Рабит Батулла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100