news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай бүләгенә тәкъдим ителү зур реклама ул – Мәдинә Маликова

Язучы, драматург Мәдинә Маликова үзен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаеклы дип саный. Бүгенге көндә аның 30 китабы дөнья күргән.

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Алёна Низамова) . Язучы Мәдинә Маликова 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар исемлегендә. Премиягә ул «Арыш тәме» китабы өчен дәгъва кыла. Дәрәҗәле премиягә дүртенче тапкыр кандидат буларак тәкъдим ителүен әдип бары уңай яктан гына бәяли.

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруына биргән интервьюсында Мәдинә Маликова : «Тукай бүләгенә тәкъдим ителү - үзе бик зур дәрәҗә һәм ул бик зур реклама бирә. Телевидениедан күрсәтәләр, яңадан мине искә төшерәләр, яңадан китапларымны укыйлар»,- дип әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100