Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай бүләгенә галимнәр дә лаек - Рәмил Исламов
Тукай премиясен галимнәргә бирергә ярамый, - дигән фикер белән галим килешми.
(Казан, 21 март, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова) Кайбер язучыларның Г.Тукай премиясен галимнәргә бирүгә каршы фикерләр яңгырады. Бу уңайдан филология фәннәре докторы, Г. Тукай премиясенә кандидат Рәмил Исламов «Татар-информ» хәбәрчесенә үз сүзен әйтте.
«Бу хакта ишетергә туры килде, әле дә ишеттерәләр, ди ул. - Соңгы вакытта интернет челтәрләрендә дә мондый аңлашылмаучанлыклар ишәйде. Иң элек, бу премиянең нигезләмә-кагыйдәләрен ныклап укырга кирәк: анда «әдәбият гыйлемендә һәм сәнгать гыйлемендә күрсәткән хезмәтләре өчен» диелгән. Ул яктан караганда, безнең хезмәтләр әдәбият гыйлеменә карый. Өстәвенә, турыдан-туры Тукай турында. Киләсе елга, Алла боерса, Тукай премиясенә 60 ел тула. 1958 елдан бирле, аңа әдәбият гыйлеме буенча бары тик 4 кенә кеше лаек булган икән. Аның беренчесе 1974 елда булса, соңгысы 2006 елда бирелгән. Ун елдан артык вакыт узган. Бер караганда, премия коммиссиясе бик объектив булган, дигән уйга килергә мөмкин. Икенче яктан караганда, безнең мондый мәртәбәле бүләккә 60 ел эчендә шулай 4 кенә гыйльми хезмәт лаек булдымы икәнни?»
Исегезгә төшереп узабыз филология фәннәре докторы Рәмил Исламов, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин төзегән «Тукай –ядкярләрдә» ике томлыгы быел Г. Тукай премиясенә тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз