news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай бүләге - әдәбият галимнәре һәм архитекторларга ярап бетми - Әхәт Гаффар

Язучы Ә. Гаффар Г. Тукай исемендәге премияне галимнәргә һәм архитекторларга бирмәү ягында.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова).  Галимнәр хезмәте Тукай бүләгенә бик үк ярап бетмәгән дә шикелле, дип белдерә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган прозаик, драматург Әхәт Гаффар «Татар-информ» хәбәрчесенә. Быел Әхәт  Гаффарның  «Олы юлның тузаны» романы һәм « Дәрья башы»  китаплары олуг бүләккә тәкъдим ителде.

2017 елгы Г. Тукай премиясенә кандидатлар арасында әдәбият галимнәре һәм архитекторларга киң урын бирелгән. Кайбер каләм әһелләре Тукай исемендәге дәүләт бүләген каләм әһелләренә генә калдырырга кирәк, дигән фикердә.

«Бу фикер каршылыклы. Әгәр дә моңарчы җырчыларга, композитор, рәссамнарга һ.б. бирелгән икән, тормышыбызга кереп киткән икән, шулай калдырырга кирәк, - дип саный Ә. Гаффар. -  Нигә аны үзгәртеп торырга? Әдәбият белеме дигән әйбер бар, анысы менә гыйлемгә карый, галимнәр эше Тукай премиясе белән бик үк ялгашып бетмәгән дә шикелле. Кандидатлар исемлегендә архитекторлар да бар, аларның хезмәтләре дә шулай ук туры килеп бетми кебек. Төзелеш бит инде - икенче нәрсә. Бер ханым Тукай бүләген, төрки халыклар дөньясында танылу алган язучыларга бирергә кирәк, дип әйтеп ташлаган иде. Моны мин ялгыш һәм хәтәр фикер, дип әйтәм. Синең әсәрең төрки халыкларга барып ирешкәнче, ул әсәреңнең әһәмияте беткән була бит инде.  Аннан килеп, аларның үзләренең премияләре бар».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100