news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукайның вафатына 110 ел тулу уңаеннан шагыйрьнең Мәскәүдәге һәйкәленә чәчәк куйдылар

Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналы

Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге һәм Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның вафатына 110 ел тулу уңаеннан аның һәйкәленә чәчәк куйды.

«Бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты – халыкка хезмәт итү үрнәге. Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда вафат була. Яшь шагыйрь белән хушлашырга ун меңгә якын кеше килә», - диелә вәкаләтле вәкиллекнең телеграм-каналда урнаштырылган хәбәрендә.

Тантанада Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Мәскәү татарлары автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов, Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100