news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукайның Санкт-Петербургтагы һәйкәле авторы Әхнәф Зыякаев: Һәйкәлне куярга каршы иделәр

«Сәнгать белгечләре әлеге һәйкәл буенча диплом да яклады. Бакырдан эшләнгән һәйкәл Татарстан һәм Габдулла Тукай иҗатын яратучылар өчен бик тә әһәмиятле», - ди Әхнәф Зыякаев.

Тукайның Санкт-Петербургтагы һәйкәле авторы Әхнәф Зыякаев: Һәйкәлне куярга каршы иделәр
Зилә Мөбәрәкшина

Скульптор, рәссам Әхнәф Зыякаев әйтүенчә, Габдулла Тукайга багышланган һәйкәлне Санкт-Петербургта куярга башта рөхсәт бирмәгәннәр.

«Габдулла Тукайга һәйкәл ясау, аны урнаштыру процессы авырлык белән барды. Җирле администрация каршы иде, чөнки Габдулла Тукай Санкт-Петербургта ике атна тирәсе генә булган. Тукайдан тыш, дөнья, ил күләмендә танылган шәхесләр күп булган. Аларга һәйкәл юк. Шуңа күрә аңлатырга, дәлилләргә туры килде. Һәйкәл урнашкан сквер да каралмаган иде. Татарстан хөкүмәте акчасы хисабына һәйкәл тирәсен ясадык һәм 2006 елда һәйкәл куйдык», - дип сөйләде ул.

Соңрак «Татмедиа» АҖ журналистлары һәм мөхәррирләре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

«Һәйкәл бик үзенчәлекле урында урнашкан: ерак түгел зоопарк бар, балалар бакчасы күренеп тора. Шунда ук татар тыкрыгы да булган, бу якта бик күп татар яшәгән. Якынча 40 мең татар кешесен Питерны төзүдә катнашырга җибәргән булганнар. Татар базары, татарлар төзегән мәчет тә ерак түгел. Шуңа күрә, монда Тукай һәйкәле бик урынлы. Һәйкәлне өч ел дәвамында эшләдек», - диде Әхнәф Зыякаев.

Һәйкәлдә Габдулла Тукайның бер кулы үпкә тирәсендә тасвирлана. «Туберкулез белән авырганга күрә, аңа суларга авыр булган – шуңа бәйләп аңлатам. Икенче кулында ул китап тоткан. Бу исә аның язучы, шагыйрь булганына ишарәли. Сәнгать белгечләре әлеге һәйкәл буенча диплом да яклады. Бакырдан эшләнгән һәйкәл Татарстан һәм Габдулла Тукай иҗатын яратучылар өчен бик тә әһәмиятле», - диде һәйкәл авторы.

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкил урынбасары Дамир Сабиров әйтүенчә, ел саен апрель аенда Габдулла Тукай укулары уза. «Тарихчылар, иҗат әһелләрен, шәһәрдәге яшәүчеләрне чакырабыз. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салабыз һәм аның шигырьләрен укыйбыз», - диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100