news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Тукайның мәңгелек юлы» дигән экскурсиядә Тукай вафат булган палата күрсәтеләчәк

Казанда «Тукайның мәңгелек юлы» дигән экскурсиядә Тукай вафат булган палата күрсәтеләчәк
Салават Камалетдинов

15 апрельдә 8.30 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музее һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры шагыйрь Габдулла Тукайның үлеменә 110 ел тулу уңаеннан «Тукайның мәңгелек юлы» дип исемләнгән җәяүле экскурсия оештыра.

«Апрель - бөек Тукай ае. Шагыйрьгә багышланган тантаналы чараларның күбесе, традиция буенча, апрельдә үткәрелә. Шуларның берсе – Габдулла Тукайны искә алу көне. Җәяүле экскурсия «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге урнашкан элекке Клячкин хастаханәсеннән башлана», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Тукай музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Экскурсантларга клиника тарихы һәм шагыйрьнең авыруы турында бәян ителәчәк, Тукай соңгы көннәрен үткәргән палата күрсәтеләчәк. Экскурсия Тукай иҗатын яратучылар һәм республика тарихы белән кызыксынучылар өчен кызык булыр дип көтелә.

Экскурсия вакытында Галиәсгар Камал исемендәге театр артистлары – РФ атказанган артисты, ТР халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Илнур Закиров, артистлар Зөфәр Нуретдинов, Артур Шәйдуллин башкаруында Тукай турында замандашларының истәлекләре укылачак, шагыйрьнең соңгы көннәре, хастаханәдә ятканда язган шигырьләре яңгыраячак. Халык артисты Фоат Әбүбәкеров скрипкада уйнаячак.

«Тукайның мәңгелеккә юлы» җәяүле экскурсиясе шагыйрьне соңгы юлга озату процессын кабатлый. Клячкин хастаханәсеннән кузгалганнан соң, шагыйрьнең соңгы торган җире «Амур» кунакханәсен узып, Печән базары мәчете (хәзерге Нурулла мәчете) янында тукталыш була. Аннан экскурсия Юнысовлар мәйданына таба юл ала. Биредә 6 мең диярлек кеше шагыйребезне соңгы юлга озаткан, соңгы җеназа намазы укылган», - диде Гүзәл Төхвәтова.

Аның әйтүенчә, экскурсиядә соң 11.00 сәгатьтә Яңа татар зиратында Габдулла Тукай каберенә чәчәк салу оештырыла. «Биредә шигырьләр һәм догалар укылачак. Тукайны искә алу көне Габдулла Тукай әдәби музеенда дәвам итәчәк. Тамашачылар өчен шагыйрьнең мемориаль ядкярләре турында «Тукай рухы ядкярләрдә» исемле экскурсия тәкъдим ителә. Бу көнне музейга керү түләүсез», - диде музей мөдире.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100