Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукайның 150 еллыгына нинди тәкъдимнәр: Тукай серле һәм чиксез – без аны әле аз беләбез!
Путин Тукайның 150 еллыгын федераль дәрәҗәдә бәйрәм итәргә кушты.
Ил башлыгы Владимир Путин Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итү турындагы указга кул куйды. Президент бу вакыйгага карата чаралар планы төзергә кушты. «Татар-информ» агентлыгы татар мәдәнияте әһелләреннән – белгечләрдән алдагы ун ел эчендә бу түгәрәк датага нинди тәкъдимнәр кертүләрен сорашты.
«Бу ун ел эчендә нәрсә эшләп өлгерәчәгебезне аңларга кирәк»
Хокукый актлар урнаштырылган рәсми порталда РФ Президентының «Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итү турында»гы 303 нче указы чыкты. Анда Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә тиешле оештыру комитетын төзергә һәм юбилейга әзерлек буенча төп чаралар планын эшләргә һәм расларга кушты. Төбәк һәм муниципаль хакимиятләргә юбилей чараларын оештыруда катнашырга тәкъдим ителде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Шулай итеп, шагыйрьнең 150 еллыгы 2036 елда федераль дәрәҗәдә билгеләп үтеләчәк. Россиянең милли әдәбиятлары өчен бу беренче очрак түгел, ләкин сирәк күренеш. Путинның мондый соңгы йөкләмәсе, мөгаен, 2021 елда имзаланган Рәсүл Гамзатовның 100 еллыгын 2023 елда бәйрәм итү турындагы указы булгандыр. Мәсәлән, Мостай Кәримнең 2019 елда 100 еллыгы Башкортстан Башлыгы указы һәм РФ Хөкүмәте карары белән генә хупланган иде.
РФ Президенты указы өстендә эшләү турында киң җәмәгатьчелек беренче тапкыр ике атна элек Татарстан Рәисенең татар иҗади интеллигенциясе вәкилләре белән очрашуында белде. Рөстәм Миңнеханов ул вакытта: «Без Россия Президентына шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иттек. Указ чыгарга тиеш. Шуннан соң бу вакыйгага зур эш планы төзеләчәк», – дип хәбәр иткән иде.
Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте
Шул ук вакытта Миңнеханов Татарстан Республикасы Милли музее директоры Айрат Фәйзрахмановның Тукай белән бәйле музей ядкярләрен реставрацияләү турындагы үтенеченә җавап биргәндә: «Вакыт бар әле, безгә юбилейга кадәр нәрсә эшләп өлгерәчәгебезне аңларга кирәк», – диде.
Без белгечләргә мөрәҗәгать итеп, указга кул куелу фактын ничек бәяләүләрен һәм чаралар планына ниләр кертергә тәкъдим итүләрен сорадык.
«Тукайны яшь буынга җиткерергә кирәк»
Мансур Гыйләҗев, язучы, Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты:
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
– Бу – гаять зур вакыйга, чөнки һәр милләтнең, һәр халыкның, һәр илнең үзебез үрнәк алырлык һәм горурланырлык геройлары булырга тиеш. Бу аеруча балаларыбыз өчен мөһим. «Бүгенге балалар – иртәгәге халык», – диләр бит. Бу балалар безнең бөек, күренекле кешеләребез булганын белергә тиеш. Габдулла Тукай, Муса Җәлил кебек шәхесләрне белү кирәк. Россия – күпмилләтле ил. Россия татарлардан башка, ә татарлар Россиядән башка яши алмый. Моны ачык аңларга кирәк. Ә татарлар Тукайсыз яши алмый. Шуңа күрә болар барысы да бер чылбырга бәйләнгән.
Тукай исә – чиксез. Беренчедән, ул бөек булып кала, икенчедән, ул – яшь буыннар даими рәвештә чишергә тиешле зур табышмак. Чаралар планын әзерләгәндә, беренчедән, масштабтан курыкмаска кирәк, икенчедән, Тукайның ниндидер бер серлелек алып килүен игълан итәргә кирәк. Ә Тукайны бүгенге көндә канунлаштырырга ярамый, әле иртә. Бу серне чишү өчен тагын бер ун ел кирәк.
«Тукайны без аз беләбез! Яшьләр генә түгел, хәтта язучылар да»
Равил Сабыр, язучы, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе:
– Әлбәттә, бу – бик яхшы, искиткеч яңалык. Мондый указ чыгу Тукайның бөеклеген дә, Рәисебезнең зур абруен да, Россия хакимиятенең Татарстанга булган аерым мөнәсәбәтен дә тагын бер кат раслый.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бу махсус мөнәсәбәтне без Россия Язучылар берлеге съездында да хис иттек. Берничә дистә елдан соң беренче тапкыр аның эшендә бер бүлек буларак катнаштык. РФ Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский ул вакытта моны «тарихи вакыйга» дип атады. Хәзер дә шул сүзләрне кабатларга мөмкин: мондый указның чыгуы – үзе бер тарихи вакыйга.
Шулай ук бу мөмкинлектән тулысынча файдаланырга кирәк. Быелгы ел Тукайның 140 еллыгына багышланган, ләкин аның туган көне алдыннан без аеруча күп чаралар һәм акцияләр уздырдык. Гади кешеләр генә түгел, хәтта язучыларның үзләре дә Тукай турында бик аз белүе мине гаҗәпләндерде. Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге комиссия Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә «Тукай йолдызлыгы» конкурсын уздырды. Анда Тукай яки аның замандашлары турында әсәр язып катнашырга мөмкин иде. Ягъни сүз XX гасыр башы, татар сәнгате, мәдәнияте һәм әдәбиятының Яңарыш чоры турында бара. Бу – бик кызыклы вакыт, ул чор турында күп нәрсә язып була.
Ләкин Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әйткәнчә, башка конкурслар белән чагыштырганда, бу бәйгегә әсәрләр бик аз килгән. Күрәсең, язучыларыбыз татар тарихының бу чорын җитәрлек дәрәҗәдә белмиләр.
Күптән түгел 1960 елларда чыккан бер басманы – Тукайны күргән, аның белән аралашкан кешеләрнең истәлекләрен укып чыктым. Анда бик күп кызыклы мәгълүматлар бар. Мөгаен, мондый кызыклы китапларны яңадан бастырып чыгарырга кирәктер.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Әлбәттә, башта Тукай әсәрләрен дөнья халыклары телләренә тәрҗемә итү фикере килә. Ләкин мин үз әсәрләремнең башка телләргә тәрҗемә ителүе белән очраштым һәм шуны әйтә алам: тәрҗемә – бик авыр өлкә, катлаулы хезмәт. Минем чәчмә әсәрләремне тәрҗемә иттеләр, ә бу шигърияткә караганда җиңелрәк. Шул очракта да сораулар бик күп иде. Бер телдән икенчесенә тәрҗемә иткәндә, чәчмә әсәрләрдә дә мәгънәнең 50 проценты югала.
Менә мондый кызыклы фактка юлыктым. Шекспирның 59 нчы сонеты белән кызыксынып, рус теленә тәрҗемәләрен эзли башладым. Җиде-сигез вариант таптым. Аларны Пастернак, Брюсов, Маршак кебек танылган тәрҗемәчеләр эшләгән. Мин аларны махсус чагыштырдым – кайбер тәрҗемәләрдә төп мәгънәгә якын да килмәгән вариантлар бар. Шулчак: «Ә төп нөсхәдә нәрсә икән соң?» – дигән сорау туа. Шуңа күрә тәрҗемәчеләр белән эшләү, бәлки тәрҗемәчеләрне укыту – катлаулы һәм мөһим мәсьәлә. Бу кирәкле эш, ләкин яхшы тәрҗемәчеләр дөньяда бармак белән санарлык.
Шулай ук китапларны яңадан бастыру һәм тәрҗемә итүдән тыш, Тукайны яшь буынга җиткерү юлларын табарга кирәк. Моны ничек эшләп була – бәлки, компьютер уеннары, хәзерге технологияләрне кулланып башка ысуллар ашадыр. Ләкин моны эшләргә кирәк. Чөнки тагын бер кат кабатлыйм: Тукайны без аз беләбез! Яшьләр генә түгел, хәтта язучылар да.
«Әдәби тәрҗемәчеләр, белгечләр белән эшне хәзердән үк башларга кирәк»
Айрат Фәйзрахманов, Татарстан Республикасы Милли музее директоры:
– Россия халыклары бердәмлеге елында мондый указга кул куелу аеруча символик мәгънәгә ия. Тукай – татар халкының гына түгел, ә үз туган телләренә, әдәбият мирасына, язма сүзнең күпгасырлык традицияләренә аеруча игътибарлы булган барлык Россия халыкларының символы. Указ юбилейга ун ел кала имзаланды – бу исә Тукай шигъриятенең тирән мәгънәләрен һәр әдәбият сөючегә, һәр мәктәп баласына җиткерер өчен вакытыбыз җитәрлек дигән сүз.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Татарлар күпләп яшәгән җирләрдә, шулай ук Россиянең китапханәләр челтәрендә (ә бу ил буенча дистәләгән мең китапханә) зур чаралар узар дип ышанам. Татарстан бу җәһәттән быел ук үрнәк күрсәтте: һәр китапханәдә төрле буын укучылары Тукайны күпләп укыды.
Әлбәттә, Тукай турында күчмә күргәзмәләр, зур кинопроект кирәк. Ул фильмда Тукайның драматик язмышы гына түгел, ә иҗтимагый мохит, XX гасыр башындагы татар мәдәниятенең яңарышы да чагылырга тиеш. Моннан тыш, балалар өчен сыйфатлы мультипликация дә мөһим.
Минемчә, быел рус телендә басылып чыккан Тукайның 6 томлыгы һәм татар шигъриятенең 4 томлык антологиясе – Тукай әсәрләрен зур тиражлар белән чыгару һәм гомумән татар әдәбиятын таныту өчен яхшы нигез. Тукай дөнья халыклары телләрендә, шул исәптән инглиз, француз телләрендә генә түгел, гарәп, кытай, фарсы һәм башка телләрдә дә басылыр дип өметләнәм. Моның өчен әдәби тәрҗемәчеләр, белгечләр белән эшне хәзердән үк башларга кирәк.
Шулай ук Тукай премиясе статусының халыкара дәрәҗәгә күтәрелүе дә куандыра, бу безнең шигъриятебезнең төп символын танытырга мөмкинлек бирәчәк.
«Беренче тапкыр татар шагыйренең юбилее федераль дәрәҗәгә күтәрелә»
«Татар-информ» үтенече буенча указга кул куелуга Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов аңлатма берде:
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
– Россия Федерациясе Президентының 2036 елда Габдулла Тукайның 150 еллыгын бәйрәм итү турындагы указга кул куюы – бу гади генә юбилей карары түгел, ә Тукайны гомуммилли масштабтагы шәхес буларак дәүләт дәрәҗәсендә тану. Беренче тапкыр татар шагыйренең юбилее федераль дәрәҗәгә күтәрелә һәм Россия Хөкүмәтенә оештыру комитеты төзергә, чаралар планы әзерләргә йөкләнә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ИСЕСКО (ICESCO) канаты астында Тукай исемендәге Халыкара премия булдыру башлангычы белән бергә, ике дәрәҗәле система барлыкка килә: югарыда – федераль дәүләт этәргече, тышкы якта – ислам дөньясының халыкара гуманитар мәйданы.
Бу Тукай премиясе статусын күтәрү өчен реаль шартлар тудыра. Бүгенге көндә ул республика дәрәҗәсендә – Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе булып кала. Ләкин федераль указ аның статусын бөтенроссия дәрәҗәсенә кадәр киңәйтү яки Тукай исемендәге аерым Халыкара ИСЕСКО премиясен булдыру турында сорау куярга сәяси нигез бирә. Бу төрки һәм ислам дөньясында татар мәдәниятен таныту коралы булачак.
Тукайның 150 еллыгы – зур мөмкинлекләр тәрәзәсе, һәм ул хәзер ачык. Бу мөмкинлекләр арасында премиянең яңа статусы булачакмы-юкмы – бу Татарстан Республикасының алдагы ун ел эчендә федераль һәм халыкара көн тәртибеннән никадәр актив файдалануына бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз