Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать дәресләре үткәрә
Тукай аенда укучыларга бөек шагыйрь сүзен җиткерү, милли моңнарны ишеттерү, татар биюе, милли уен кораллары белән таныштыру максатыннан Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле мәктәп балалары өчен «Туган телем – Тукай теле» дигән проект башлап җибәрә.
- Проект Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, ТР Мәгариф һәм фән, шулай ук Мәдәният министрлыклары ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Балалар өчен бу кичәләр 17 ноктада – Казан шәһәренең җиде мәктәбендә, шулай ук Чаллы (дүрт концерт), Түбән Кама (ике концерт), Алабуга (ике концерт), Әлмәт (ике концерт) шәһәрләрендә дә үткәреләчәк.
- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2017 елдан башлап Татар дәүләт филармониясе белән берлектә «Татарстан мәктәпләрендә сәнгать дәресләре» проектын гамәлгә ашыра. Проект кысаларында фольклор музыкасы дәүләт ансамбле балалар өчен махсус программа төзеп, ел саен аны Казан шәһәре һәм республикабыз мәктәпләрендә зур уңыш белән тәкъдим итә. Программага халык җырлары, татар халкының төрле этник төркемнәре биюләре кертелгән. Борынгы музыка коралларында уйнарга өйрәтә торган мастер-класслар да үткәрелә, татар шигъриятенең иң асыл үрнәкләре тәкъдим ителә.
«Ансамбль уздырган сәнгать дәресләрен 30 меңнән күбрәк укучы карады инде. Татар балалары гына түгел, башка милләт вәкилләре, педагоглар да концертның тирән тәрбияви мәгънәсен искәртеп, рәхмәт әйтә, кабат чакыра», – диде «Татар-информ»га Айдар Фәйзрахманов.
Аның әйтүенчә, Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать дәресләренең телне саклаудагы, мәктәп балаларын милли рухта тәрбияләүдәге үтемлелеген һәм зур әһәмиятен күз уңында тотып, ансамбль быел аны «Туган телем – Тукай теле» дигән форматта дәвам итә. Проектның максаты – татар телендәге музыкаль-шигъри кичәләрне республиканың башкаладан еракта урнашкан төбәкләрендәге балаларга да тәкъдим итү.
Ансамбль белән бергә «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесендә катнашучылар, күренекле нәфис сүз осталары да чыгыш ясаячак. Беренче чыгыш 7 апрельдә Чаллыда узачак, диде Татар дәүләт филармониясенең әдәби-драматик бүлек мөдире Гөлинә Гыймадова.
«Мондый очрашулар балаларның күңелендә гомер буе сакланачак. Бала чагымда авылыбыз сәхнәсе алдына килеп Габдулла Рәхимкуловны йотлыгып тыңлаганым хәтердә. Данис Хафизовның баянда, курайда уйнаганы күңелгә сеңеп калган. Әзәл Яһүдинны, Фәйзи Йосыповны бирелеп тыңлаганым истә. Бүгенге балалар кайчандыр безнең чыгышларны шулай искә алыр», – дип билгеләп үтте Айдар Фәйзрахманов.
- Сүз уңаеннан, Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле бөек шагыйрьнең тууына 140 ел тулу уңаеннан зур бүләк әзерли: Тукай сүзләренә иҗат ителгән ике җырга клип төшерергә ниятли. Ансамбльнең репертуарында Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырлар байтак. Шулардан «Туган тел» һәм «Пар ат» җырларына клип төшерелгән иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз