news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тукайны укып үсәбез!» марафоны ачылышында балалар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде

«Тукайны укып үсәбез!» марафоны ачылышында балалар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Сабантуй» журналы һәм «Тәртип» радиосы «Тукайны укып үсәбез!» марафонын оештырды. «Татмедиа» бинасында узган тантаналы ачылыш чарасында «Татмедиа» АҖ филиаллары хезмәткәрләренең балалары да, республиканың башка районнарыннан теләк белдереп килүчеләр дә чыгыш ясады.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев исеменнән сәламләде.

«Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Быел Татарстаныбызда олы юбилейлар билгеләп үтел: Муса Җәлилнең тууына - 120 ел, Габдулла Тукайның тууына – 140 ел...» – диде Илдар Миргалимов. Ул Тукайны бүген шагыйрь, әдип буларак белсәләр дә, аның хезмәт юлы журналистикадан башланганын искәртте.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Габдулла Тукай Казанга кадәр Җаек шәһәрендә беренче адымнарын журналист буларак башлап җибәргән. Аның беренче әсәрләре газета-журнал битләрендә чыга башлаган. Тукайдан башка татар матбугатын күз алдына китерә алмыйбыз. Тукай һәм аның чордашлары журналистикада үзләреннән зур өлеш керткән», – диде Илдар Миргалимов.

Ул бүген җыелган балаларның редакцияләрдә эшләүче әти-әниләренең дәвамчылары булачагына ышанычын белдерде. Сәләтле балалар үстергән ата-аналарга рәхмәтен җиткерде.

«Татмедиа» АҖ башкаручы директоры Нияз Гәрәев марафонда катнашучы балаларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. «Бөек шагыйрьнең тормышын, шигырьләрен өйрәнегез», – дигән теләктә калды.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева балаларын марафонда катнашырга алып килгән ата-аналарга рәхмәтен белдерде. «Бу чараны күркәм гадәткә әйләндереп, ел саен үткәрергә кирәк. Тукайны укып үскән, иҗатын белгән балалар бәхетле. «Сабантуй» тәкъдим иткәч, без бу эшкә бик теләп кушылдык. Берничә баланы яздырдык», – диде ул.

Ризәлә Исмәгыйлева әйтүенчә, марафонда кем ничек кенә чыгыш ясаса да, җиңелүчеләр юк. Ул алга таба уңышка ирешү өчен бары тик күбрәк тырышырга гына кирәк булуын әйтте. «Икенче юлы булмаса, өченче юлы җиңү килер. Бары тик туктап калмаска, конкурсларда гел катнашырга кирәк. Үзегез дә әти-әниләрегезне «моны өйрәнәм, тегене өйрәнәм» дип, селкеткәләп торыгыз. Акыллы, тәүфыйклы балалар булып, Тукай оныклары булып үсеп җитәргә язсын» – дигән теләген җиткерде Ризәлә Исмәгыйлева.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Сабантуй» журналы баш мөхәррире Руфия Мөхетдинова әйтүенчә, элек марафоннар соцчелтәрдә төрле биремнәр белән онлайн рәвештә уздырылган булса, Тукайга багышланган марафонны беренче тапкыр күзгә-күз очрашып үткәрергә уйлаганнар. Марафон кысаларында кызыклы очрашулар керткәннәр. «Бүген иртәнге 6да ук Арча, Балтач, Чаллыдан килик әле, дип шалтыратучылар булды. Вакыт табып килгәнегезгә рәхмәт. Актив булсагыз, татар телен яхшы белсәгез, татарча сөйләшсәгез, тырышып укысагыз, киләчәктә журнал тышлыгында да күрербез дип ышанып калам», – диде Руфия Мөхетдинова.

«Татарстан» журналы мөхәррире Руфия Фазылованың игезәк кызлары Ризәлә һәм Рәзилә Фазыловалар «И, туган тел» көен курайда уйнап, аннары шигырен сөйләделәр.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы Салават Камалетдиновның кызы Хәят Камалетдинова «Әйт әле, күбәләк» шигырен әзерләп килгән. Шулай ук Латыйфа Фәрхушина, Роберт Шәйхиев, Хәят Зиннәтуллина, Алия Гыймадиева марафонда катнашканнары өчен дипломнарга лаек булды. Балаларның һәркайсы бүләкләр белән кайтып китте.

Тантаналы ачылышны алып барган Казан укучылары Зилә Әхмәтшина һәм Әскәр Җамалиев иң оста шигырь сөйләүчеләрне «Тәртип» радиосы эфирында ишетеп булачагын әйтте. Студиядә шигырьләр бүген яздырыла башлаган.

Чарада Арча музыка мәктәбенә йөрүче 5нче гимназия баянчылары һәм курайчылары чыгыш ясады. Күп кенә конкурсларның гран-при иясе, яшь җырчы Рөстәм Хөсәенов «Туган тел» җырын башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot