Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты Татарстанның 1,5 мең китапханәсен берләштергән
8 гыйнварда Татарстанда Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз» масштаблы республика проекты башланып китте. Гыйнвардан алып юбилей елы азагына кадәр республиканың 1,5 мең китапханәсендә һәр пәнҗешәмбе ачык очрашулар уза. Анда теләге булган һәркем Тукайның шигъри мирасы белән таныша ала. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгында искәрттеләр.
Проектта катнашучылар әсәрләрне татар һәм рус телләрендә укый һәм фикер алыша.
Укулар «Туган тел» шигыре белән башланып китте. Бүген акциядә катнашучылар «Ай һәм Кояш» шигыре белән таныша.
Акциядә теләге булган һәркем онлайн һәм офлайн катнаша ала.
Офлайн катнашу өчен үзегез яшәгән торак пунктның теләсә кайсы китапханәсенә пәнҗешәмбе килергә кирәк.
Онлайн катнашу өчен социаль челтәрләрдә #ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе хештеглары белән Тукай шигырьләрен укыган видеоязмагызны яки аның иҗаты турында уйлануларыгыз белән мәкаләгезне урнаштырырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз