Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукайны бергәләп укыйбыз проекты кысасында укырга тәкъдим ителгән әсәрләр исемлеге чыкты
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Тукайны бергәләп укыйбыз» масштаблы проекты уза. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юбилей елы дәвамында республиканың 1,5 мең китапханәсендә пәнҗешәмбе көннәрендә ачык очрашулар уза, анда теләгән һәркем Габдулла Тукайның шигъри мирасы дөньясына чума ала. Әсәрләрен татар телендә дә, рус телендә дә укыйлар һәм фикер алышалар.
Проектта ничек катнашырга:
1. Офлайн: пәнҗешәмбе көнне үзегез яшәгән торак пункттагы теләсә кайсы китапханәгә килергә кирәк. Катнашу бушлай.
2. Онлайн: #ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе хештеглары белән язма урнаштырып, социаль челтәрләрдә акциягә теләктәшлек күрсәтергә кирәк.
«Проект кысаларында Татарстан Республикасы китапханәләрендә пәнҗешәмбе көннәрендә Габдулла Тукайның шигъри мирасын уку һәм өйрәнүгә багышланган махсус әдәби клубларның атналык очрашулары уза. Проектта катнашучылар «Туган тел» һәм«Ай һәм Кояш» шигырьләрен укыды инде. Бүген проектта катнашучыларга «Кышкы кич» шигырен укырга тәкъдим ителә», - дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Проект кысаларында укырга тәкъдим ителгән Габдулла Тукай әсәрләре исемлеге:
Гыйнвар
08.01.2026 - 1.Туган тел
15.01.2026 - 2. Ай һәм Кояш
22.01.2026 - 3. Кышкы кич
29.01.2026 - 4 Һәр ялтыраган алтын түгел
Февраль
05.02.2026 - 5. Буран
12.02.2026 - 6. Китап
19.02.2026 - 7. Милләткә
26.02.2026 - 8. Кышка бер сүз
Март
05.03.2026 - 9. Ана догасы
12.03.2026 - 10. Бишек җыруы
19.03.2026 - 11. Бәйрәм буген
26.03.2026 - 12. Кошларга
Апрель
02.04.2026 - 13. Милли моңнар
09.04.2026 - 14. Шагыйрь
16.04.2026 - 15. Туган җиремә
23.04.2026 - 16. И каләм!
30.04.2026 - 17. Яз галәмәтләре
Май
07.05.2026 - 18. Пар ат
14.05.2026 - 19. Тәүлек
21.05.2026 - 20. Туган авыл
28.05.2026 - 21. Эш беткәч уйнарга ярый
Июнь
04.06.2026 - 22. Пушкинга
11.06.2026 - 23. Шүрәле
18.06.2026 - 24. Су анасы
25.06.2026 - 25. Сөткә төшкән тычкан
Июль
02.07.2026 - 26. Җәй көнендә
09.07.2026 - 27. Карлыгач
16.07.2026 - 28. Бала белән күбәләк
23.07.2026 - 29. Җәйге таң хатирәсе
30.07.2026 - 30. Кәҗә белән сарык хикәясе
Август
06.08.2026 - 31. Сабитның укырга өйрәнүе
13.08.2026 - 32. Ваксынмыйм
20.08.2026 - 33. Мәхәббәт
27.08.2026 - 34. Бәйрәм буген
Сентябрь
03.09.2026 - 35. Өмид
10.09.2026 - 36. Мәктәптә
17.09.2026 - 37. Бәхетле бала
24.09.2026 - 38. Татар яшьләре
Октябрь
01.10.2026 - 39. Иртә
08.10.2026 - 40. Эшкә өндәү
15.10.2026 - 41. Кыйтга
22.10.2026 - 42. Үз-үземә
29.10.2026 - 43. Өзелгән өмид
Ноябрь
05.11.2026 - 44. Кызыклы шәкерт
12.11.2026 - 45. Төш
19.11.2026 - 46. Сабыйга
26.11.2026 - 47. Бер татар шагыйренең сүзләре
Декабрь
03.12.2026 - 48. Ак бабай
10.12.2026 - 49. Җир йокысы
17.12.2026 - 50. Театр
24.12.2026 - 51. Олугъ юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре
31.12.2026 - 52. Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз