Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты дәвам итә
Август аенда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты дәвам итә. Әлеге проект Габдулла Тукаеның тууына 140 ел тулуга багышланган.Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һәр пәнҗешәмбе республика китапханәләрендә ачык очрашулар үткәрелә, анда катнашучылар бөек татар шагыйренең әсәрләрен татар һәм рус телләрендә укыйлар һәм фикер алышалар.
Август аенда катнашучыларга түбәндәге әсәрләрне укырга тәкъдим ителә: 6 августта «Сабитнең укырга өйрәнүе», 13 августта «Ваксынмыйм», 20 августта «Мәхәббәт» һәм 27 августта «Бәйрәм бүген», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз