news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукайлылар Казанда мәдәният көнен билгеләп узды

Тукайлылар Казанда мәдәният көнен билгеләп узды
Фото: Таткультресурсцентр матбугат хезмәте

Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында ТР Тукай районы мәдәнияте көне узды.

Конкурсның матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры каршындагы скверда кунакларны районның авыл хуҗалыгындагы уңышларын чагылдырган күргәзмә каршы алган. Театр фойесында «татар халкы сандугачы» Илһам Шакиров тормышы һәм иҗаты турында экспозиция корылган.

Илһам Шакировка багышланган экспозиция янәшәсендә артистның авылдашы – Нәзир Гыймазетдиновның шәхси коллекциясеннән гармуннар күргәзмәсе урнашкан. Ул гармуннар сатып ала, реставрацияли һәм аларга яңа яңгыраш кайтара. Бүген Нәзир Гыймазетдинов балаларны татар халык уен коралларында – курай һәм сорнайда уйнарга өйрәтә. Болардан тыш, Яңа Бүләк авылында үзенең театр коллективы — 30 еллык тарихы булган «Нур» халык театры эшли.

Тукай — Татарстанда үз район үзәге булмаган бердәнбер район. Аның административ үзәге булып Чаллы шәһәре тора, әмма шәһәр үзе муниципаль район составына керми. Муниципалитет составына хәзерге вакытта барлыгы 88 авыл керә.

Тукай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закировның сүзләренә караганда, бу территориянең иң төп байлыгы — аннан чыккан мәшһүр кешеләр. Илһам Шакировтан тыш, бу Татарстанның халык артисткалары Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева һәм Галина Казанцева, Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актеры Алмаз Гәрәев, шагыйрә, күп кенә популяр җырларның текстлары авторы Гөлшат Зәйнашева, язучы Фәннур Сафин һәм башкалар.

Тукай районыннан тәрҗемәчеләр һәм педагоглар Хәлфиннәр династиясе чыккан. Тукай районында шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» советы рәисе, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев туган.

Тукай районы мәдәнияте көне «Гаилә — күңел бишегем» исемле концерт белән тәмамланды. Концерт башланыр алдыннан кунакларны Тукай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров сәламләде. «Районыбыз бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртү белән горурланабыз. Районда яшәүчеләр бу югары планканы сакларга тырыша — Тукай районы күп кенә тармакларда лидер булып тора», - дип билгеләп үтте ул. Концертны Тукай районында туып-үскән танылган конферансье һәм мультиинструменталист Илмир Ямалов алып барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100