Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Тукайга мәхәббәт илә...» Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесенә нәтиҗә ясалган
Бүген Казан кооператив институтында бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган VII Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсына нәтиҗә ясалды. «Тукайга мәхәббәт илә...» дип исемләнгән бәйге бер мәйданга төрле һөнәр ияләрен, төрле буын вәкилләрен җыйды. Бу хакта «Татар-информ»га Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, конкурска 200гә якын видеолар кабул ителгән, меңгә якын кеше катнашкан. Чит төбәкләрдән Түбән Новгород өлкәсе, Пермь крае Барда районы, Әстерхан шәһәреннән, Татарстаннан Саба, Кама Тамагы, Арча, Зәй, Тукай, Чүпрәле, Балтач, Биектау, Лаеш, Буа, Әлмәт, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш, Әтнә, Теләче,Сарман, Апас, Ютазы, Әлки, Яшел Үзән районнары, Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәре мәктәп-гимназия, лицей укучылары, студентлар, гомумән, төрле яшьтәгеләр Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләгән.

Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева Тукайга багышлап уздырылган чараны ачып, җиңүчеләрне сәламләгән. «Мәскәүдә Россия кооперация университетында марттан башлап Тукайга багышлап чаралар оештырылганын җиткерде. Бөек шагыйрьнең 140 еллыгына махсус плакатлар, блокнотлар нәшир ителгәнен әйтте», - диде Флюра Абдуллина.
Шагыйрә, әдәби тәнкыйтьче,Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе Фәүзия Солтан-Галиуллина Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың сәламнәрен җиткергән. Жюри рәисе буларак, татар телен белгән сәләтле яшьләрнең үсеп килүенә шатлануын әйткән.

«Татар теле миңа чит телләрне, мәдәниятләрне өйрәнер өчен нигез булды», - дигән Филология фәннәре докторы, профессор, академик, Сара Шакулова исемендәге медаль иясе Альбина Вәлиева. Хезмәт ветераны, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе Һаҗәр Бәширова бабаларының Габдулла Тукай белән аралаша алулары турында сөйләгән.
Нәфис сүз остасы, педагог, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе Зифа Гәрәева Габдулла Тукайның шигырен яңгыраткан. Татарстанның атказанган артисты, Сара Шакулова исемендәге медаль иясе Гөлия Хәмәтгалиева гаиләсе белән килгән. Алар Габдулла Тукайның «Туган авыл « шигырен җыр телендә башкарган.
«Татарстанда Габдулла Тукайның «Ана догасы» шигыренә җыр иҗат ителде. Аның көен Татарстанның халык артисты Марат Галимов язган. Казан кооператив институты сәхнәсендә Габдулла Тукайның мәңгелек әсәрен Татарстанның халык артисты, көй авторы Марат Галимов, Татарстанның атказанган артисты, кабатланмас моң иясе Марсель Вәгыйзов башкарды», - диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Казан шәһәренең аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Альберт Харитонов, Казан шәһәренең татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиясеннән Ислам Диндаров, Чаллы педагогика көллиятенең 2 курс студенты, Дәрдемәнд премиясе лауреаты Таңсылу Ганиева, Казан шәһәренең 16 нчы номерлы гимназиясе, Идел буе районының мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Хәсән Гыйльманов, Нияз Маннанов Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләгән.
«Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясеннән Сәйдә Сибгатуллина укытучысы Рәсимә Миңнехуҗина белән бергә Габдулла Тукайга багышлап «Тукайга»дигән шигырь иҗат иткәннәр. Татарстанның Буа районы Аксу авылыннан Борхан Шаһиди оныгы Искәндәр Гобәйдуллин сәнгатьле итеп Роберт Миннуллинның «Татарларым» шигырен яңгыратты. Шагыйрь иҗаты буенча квест та уйнатылды», - диде Флюра Абдуллина.
Җиңүчеләргә Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге чыгарган календарьләр, дипломнар белән бергә, Габдулла Тукайның тууына 140 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән блокнотлар бүләк иткәннәр.
Чара Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын берлектә башкару белән тәмамланган. Аны Бөтендөнья халыкара конкурслар лауреаты, җырчы, актриса, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе Гөлнара Хәйруллина башлап җырлаган.
- «Тукайга мәхәббәт илә» конкурсын Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары оешмасы, Татарстан Язучылар берлеге, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Юнесконың дөнья мәдәнияте институты, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә уздырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз