news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукайга багышланган спектакль Казанның егерме мәктәбендә уйналачак

Тукайга багышланган спектакль Казанның егерме мәктәбендә уйналачак
Рамил Гали

Казан театр училищесының татар бүлегенең 3 курс сәнгать җитәкчесе Зөлфәт Закиров «Тукай белән бер дулкында» шигъри-музыкаль спектакле Казанның егерме мәктәбендә уйналачагын әйтте.

Аның сүзләренчә, Казан театр училищесы директоры Руфинә Таҗетдинова бу әсәрне Марат Әхмәтовка күрсәтергә тәкъдим иткән. Чыгыштан соң, комиссия аларга финанс яктан ярдәм күрсәткән һәм Казанның егерме мәктәбен урап чыгу максатын куйган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында билгеле булды.

«Икенче курс азагына без ун мәктәптә уйнадык. Калганын октябрь азагына хәтлек йөреп чыгарбыз дип өметләнәм. Тамаша дүрт бүлектән тора. Болар – «Үлемсезлек символы», «Исемдә калганнар», «Тукай Уральскида», «Тукай Казанда», – диде Зөлфәт Закиров. 

Сәхнә теле буенча педагог, филология фәннәре докторы Гаптерәүф Нуриев республика буенча да гастрольләр булачагына ышануы турында әйтте.

«Без Тукайның моңарчы ишетелмәгән әсәрләрен халыкка якынайту максатын куйдык. Тукайсыз татар ерак китә алмас. Ул безнең милли сәнгатебезнең нигезен тәшкил итә.  Бүген университетыбызда сәгатьләр дә, укучылар саны да арта. Телебез исән-сау калачак дигән өмет бар», – диде ул. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100