news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Габдулла Тукайга багышланган әдәби бәйге игълан ителде

Татарстанда Габдулла Тукайга багышланган әдәби бәйге игълан ителде
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы

Татарстан Республикасы Милли музее һәм Габдулла Тукайның Әдәби музее мәктәп укучыларын «Ядкярләрдә Тукай рухы» Бөтенроссия әдәби бәйгесендә катнашырга чакыра. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Бәйгедә Тукай музее экспозицияләреннән шагыйрьнең мемориаль әйберләре турында яңа әсәрләр (шигырь, поэма яки хикәя) тәкъдим иткән һәм гариза язган 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Бәйгедә катнашучы өчен гаризалар 21 февральдә 31 мартка хәтле «Ломоносов» фәнни челтәре аша кабул ителә.

Бәйге татар һәм рус телләрендә «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә уздырыла. Тукайның экспонатлары әсәр геройлары яки әдәби эзләнү объекты буларак тәкъдим ителә ала. Бәйге эшләренә бәя биргәндә темага туры килү, Габдулла Тукайның мемориаль әйберләре турында ышанычлы белешмәләр куллану, теманы ачуның оригинальлеге, эшне башкаруның мөстәкыйльлеге исәпкә алына.

Бәйге җиңүчеләрен 26 апрельдә Тукай музеенда бүләкләячәкләр. Сертификатлар катнашучыларның электрон почталарына җибәрелә.

Бәйге мәктәп укучылары өчен әдәбиятның төрле жанрларын өйрәнү һәм үстерүгә, Татарстанда Габдулла Тукайның иҗади һәм музей мирасын популярлаштыруга, балаларда уку һәм ял итү культурасын тәрбияләүгә юнәлгән.

«Ядкярләрдә Тукай рухы» бәйгесе турында тулырак мәгълүматны Габдулла Тукай Әдәби музее сайтында белергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100