news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай үзәк район хастаханәсенең Илбухтино авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Тукай үзәк район хастаханәсенең Илбухтино авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Фото Тукай үзәк район хастаханәсеннән

Тукай муниципаль районының Илбухтино авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Шул көннән авыл җирлегендә яшәүчеләр барлык кирәкле квалификацияле медицина ярдәме ала башлады, шулай ук уңайлы шартларда профилактик тикшерүләр узачак. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фельдшер-акушерлык пункты бинасы барлык заманча таләпләргә җавап бирә һәм тиешле стандартлар буенча җиһазландырылган.

Тукай үзәк район хастаханәсенең баш табибы Мансур Потеев Татарстан җитәкчелегенә, Башкарма комитетка һәм шәхсән Тукай районы башлыгы Фаил Камаевка, Россия һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тукай районы үзәк хастаханәсенең Илбухтино фельдшер-акушерлык пункты халыкка беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү буенча республика программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot