news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай туган көнендә Нью-Йоркта Melodia хатын-кызлар хоры татарча җырлар башкарачак

Тукай туган көнендә Нью-Йоркта Melodia хатын-кызлар хоры татарча җырлар башкарачак
Фото: «Дулкын» медиасы

26 апрельдә Манхэттен үзәгендә Melodia хатын-кызлар хоры концерты узачак. Программада татар җырлары да бар. Хорда безнең якташыбыз – Зәринә Вилданова да җырлый. Ул кызларга дөрес әйтелешне үзләштерергә һәм татар телен өйрәнергә ярдәм итә. Бу хакта эмиграциядәге татарлар турында язучы «Дулкын» медиасы хәбәр итә.

«Мин хорда 2024 елдан бирле җырлыйм. Узган ел хор катнашучыларының берсе җитәкчегә минем авторлык җырымны күрсәткән. Ул җырны бик ошаткан. Шуннан соң ул хор белән татарча берәр әсәр башкарырга тәкъдим итте. Элегрәк алар азәрбайҗан телендә дә җырлаганнар — аларга көнчыгыш мәдәнияте якын», - ди Зәринә Вилданова.

Зәринәнең ансамбль өчен язылган әсәрләре булмаган, шуңа күрә ул композитор дусларына — Эльмир Низамов һәм Миләүшә Хәйруллинага мөрәҗәгать иткән.

«Миләүшә «Умырзая» халык җырының үз аранжировкасы белән уртаклашты, ә Эльмир «Кара Пулат» операсыннан «Акчарлаклар» әсәренең ноталарын бирде», - ди җырчы.

«Белгәнемчә, моңарчы Нью-Йоркта профессиональ, татар булмаган хор татар җырларын башкарганы юк. Шуңа бу вакыйганы тарихи дип атарга була. Эмиграциядәге татарлар өчен дә, музыкасы башка континентта яңгыраячак композиторлар өчен дә. Концертның Габдулла Тукай туган көнендә үтүе тагын да әһәмиятле», - дип белдерде Зәринә.

Репетицияләр һәр дүшәмбе үтә. Хор өчен бу чын сынау: башка тел, әйтелеш, гадәти булмаган авазлар.

«Һәр репетициядә без текстны тулысынча әйтеп чыгабыз: авазларны таныш сүзләр аша аңлатам — «ң» sing кебек, «ә» apple кебек», - дип сөйләде җырчы.

«Ноталар башта кириллицада иде. Һәркемгә текстны уку җиңел булсын өчен, миңа аларны латин графикасына күчерергә туры килде. Музыка барысына да бик ошады. Композитор һәм аранжировка ясаучыларга рәхмәт әйтергә кирәк. Алар татар җырының матурлыгын һәм үзенчәлеген җиткерә алган», - диде Зәринә Вилданова.

Концертның афишасы

Фото һәм видеоларны «Дулкын» медиасы тәкъдим итте

news_right_1
news_right_2
news_bot