Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай Түбәтәе
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Ядкярләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсында җиңү яулаган катнашучыларның эшләрен тәкъдим итә. Әдәби бәйге Татарстан Республикасы Милли музее һәм Габдулла Тукай әдәби музее тарафыннан оештырыла. Әлеге эшләр беренче тапкыр матбугатта тәкъдим ителә.
Тукай Түбәтәе
Шагыйрь Тукай,
Мин – татар дип, башың горур тотып,
Кара түбәтәйдән йөргәнсең.
Баш киемең бик кадерле булган,
Яраткансың, саклап йөрткәнсең.
Гади кара төстә бу түбәтәй
Күпме хатирәләр сеңдергән.
Синең иҗатыңның шаһиты ул,
Синең белән күпме юл йөргән.
Бу түбәтәй синең үзең кебек
Бик тә якын безгә, кадерле.
Сине сөйгән халкың саклый аны,
Музеена куеп кадерләп.
Шагыйрь Тукай,
Син гел безнең белән,
Ул-кызларың сине онытмый.
Түбәтәйле горур татар халкы
Син күрсәткән юлны югалтмый.
Гыйззәтуллин Әмир Ленар улы, 2023 ел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз