news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тукай сабыны» һәм «Тукай конфеты»: Шагыйрь исеме ничек брендка әверелгән?

«Тукай сабыны» һәм «Тукай конфеты»: Шагыйрь исеме ничек брендка әверелгән?
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

ТР Милли музеенда «Габдулла Тукай мирасы: ачышлар, эзләнүләр, музейлаштыру» темасына ачык лекция узды. Лекцияне Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре доценты Гүзәл Төхвәтова үткәрде. Музей мөдире шагыйрь исеменең заманында чын брендка әверелүе турында сөйләде. Бу хакта «Интертат» яза.

Габдулла Тукайның иҗаты исән чагында ук халык арасында шулкадәр таныла ки, аның исеме һәм сурәте төрле продукцияләрдә кулланыла, ә шагыйрь исеме чын брендка әверелә башлый, дип сөйләде Гүзәл Төхвәтова. Музей мөдире әйтүенчә, 1911 елда Тукайның сурәте төшкән, шигыре басылган дәфтәрләр һәм открыткалар чыга башлаган. Гүзәл Төхвәтова алар белән бәйле кызык вакыйга турында да сөйләп үтте.

«Тукай музеенда эшли башлаган чагымда бер абый экскурсиягә килде. «Минем әбине Тукай бик яраткан», – диде бу миңа. Мин аптырап калдым. Бәлки, киресенчәдер, дип уйлап куйдым. Бактың исә, аның әбисенең сандыгында Тукай фотосы төшерелгән открыткалар күп булган, ул аларны әбисенә шагыйрь үзе җибәргән, дип уйлаган икән», – диде музей мөдире.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Шагыйрьнең үлеменнән соң да аның танылуы кимемәгән. Сатуга Тукайның сурәте төшерелгән тышлык белән төрле конфетлар чыга башлаган. Аларның берсен ТР милли фондына Мөхәммәт Мәһдиев тапшырган, икенчесе – «Тукаевская конфета» бүгенге көндә Алексеевск районы музеенда саклана. Конфет кына да түгел, ул заманда бөек шагыйрьгә атап хәтта «Тукаев сабыны» да сатуга чыккан, дип сөйләде Гүзәл Төхвәтова.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

news_right_1
news_right_2
news_bot