news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районының «Якты юл» газетасы язгы бәйге игълан итте

Тукай районының «Якты юл» газетасы редакциясе малайлар һәм кызлар арасында «Сыерчыгым, рәхим ит!» исемле иң матур сыерчык оясы ясаучыга бәйге игълан итте. Үзегез ясаган сыерчык ояларын фотосүрәткә төшереп электрон адреска yakti.ul76@gmail.com га җибәрергә кирәк. Конкурс 28 апрельгә кадәр дәвам итә.

Сезнең эшләрнең фотолары газета битләрендә һәм сайтта бирелеп барачак. Шулай ук фото белән бергә үзегезнең кайсы авыл мәктәбендә, ничәнче сыйныфта укуыгыз турында да язарга кирәк. Кәрәзле телефоныгызның номерын да күрсәтегез. Бу хакта «Якты юл» газетасында хәбәр ителә.

Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Беренче урынга эш кораллары җыелмасы, икенче урынга супер төсле карандашлар , өченче урынга көнкүрештә иң кирәкле шәп әйберләр була. Моннан тыш, җиңүчеләрнең фотосы газета битләренә һәм сайтка да куелачак. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100