news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районының Күктәк-Мирсәет авылында борынгы кичке уеннар традициясен яңарттылар

Тукай районының Күктәк-Мирсәет авылында борынгы кичке уеннар традициясен яңарттылар
Фото: tukai-rt.ru

Тукай районының Яңа Бүләк авыл җирлегенә керүче Күктәк-Мирсәет авылында чын халык бәйрәме узды. Биредә яшәүче Мингалиевлар гаиләсе — Дилшат һәм Зөлфиянең капка төбендә «Капка төбендә кичке уен» дип аталган милли кичә оештырылды. Бу хакта «Якты юл» газетасы хәбәр итә.

Халык традицияләрен саклау — ул үткәнне сагыну гына түгел, ә кабатланмас мәдәниятебезне ныгыту һәм яшь буынга тапшыру ысулы. Күршеләрне, авылдашларны һәм тирә-яктан килгән кунакларны бергә җыйган бу җылы җәйге кичә бер сулышта үткән һәм барлык катнашучыларның күңеленә хуш килгән.

Кичке уен барышында авыл халкы татар халкының борынгы җырларын һәм хәрәкәтле уеннарын зур дәрт белән искә төшерә. Мәйдан уртасында янәдән «Талы, талы», «Парлашу уены» һәм «Сигезле бию» кебек буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр җанлана. Якындагы авыллардан килгән оста гармунчылар үзләренең иң матур һәм милли көйләрен уйнап, кичәне тагын да ямьләндереп җибәрә, ә үзешчән артистлар халык җырларын башкара.

Уеннардан соң авылдашлар кайнап утырган самавыр чәе һәм тәмле күчтәнәчләр тулы күркәм өстәл артына җыела. Биредә алар дустанә мохиттә бер-берсе белән аралаша, күңел ача һәм бердәмлекнең мөһимлеген ассызыклый, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot