Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районының элеккеге башлыгы Фаил Камаевка өй аресты 2 айга озайтылды
Чаллы суды Татарстан Тукай районының элеккеге башлыгы Фаил Камаевка өй арестын озайтты. Бу хакта суд матбугат хезмәте хәбәр итә.
Камаев 18 февральгә кадәр өй арестында була. Озайту турындагы үтенеч белән Россия Тикшерү комитеты Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча алтынчы бүлегенең өлкән тикшерүчесе мөрәҗәгать итте.
«Татар-информ» белдергәнчә, 2022 елда Фаил Камаевның коммерцияле оешма вәкиленнән 1,3 млн сум ришвәт алган өчен эләкте. Бу суммага, тикшерү версиясе буенча, районның элеккеге башлыгы фирмага район объектларында төзелеш эшләре уздыруга подряд килешүләре төзүдә ярдәм иткән.
Камаев кулга алынды, ләкин соңрак Тикшерү изоляторыннан өй арестына чыгарылды. Шулай ук районның элеккеге башлыгы тикшерү белән килешү төзеде.
2024 елның ноябрендә Татарстан Югары суды Тукай районы прокуроры Руслан Галиевның район Советына дәгъвасы буенча материалларны Чаллы шәһәр судына кайтарды. Район күзәтчелек ведомствосы җитәкчесе «ышанычны югалтуга бәйле рәвештә» формулировкасына басым ясый, чөнки Камаевның отставкага китү сәбәбе коррупциягә каршы закон таләпләрен бозу булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз