Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаев эше судка тапшырылган
Татарстанның Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаев эшен судка тапшырганнар. Аңа хезмәт вәкаләтләрен явызларча куллану һәм арттыру, шулай ук ришвәт алу турындагы маддәләр буенча гаепләү белдерелгән, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Тикшерү Комитеты идарәсе матбугат хезмәтендә.
Фаил Камаев гаебен тулысынча таныган. Якын арада җинаять эшен Чаллы шәһәр суды караячак.
«Татар-информ» 2022 елда Фаил Камаевның коммерцияле оешма вәкиленнән 1,3 млн ришвәт алуда тотылуын язган иде. Тикшерү версиясе буенча, районның элекке башлыгы бу сумма өчен райондагы объектларда төзелеш эшләре уздыруга подряд килешүе төзүдә ярдәм күрсәткән.
2025 елның февралендә Чаллы суды Тукай районы прокуроры Руслан Галиевның таләбен хуплады. Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаевны үз теләге белән эшеннән җибәрү турында район советы карарын законсыз дип таныды. Формулировка «ришвәтчелеккә каршы тору турындагы закон таләпләрен бозган өчен ышанычны югалту сәбәпле эштән куылды» дип төзәтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз