Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районыннан яшь пар Мәскәүдә, Бөтенроссия туй фестивалендә язылышкан
8 июльдә «Россия» милли үзәгендә «Россия. Йөрәкләрне берләштереп» дип аталган II Бөтенроссия туй фестивале башланды. Катнашучылар арасында Тукай районыннан Алмаз һәм Алия дә үз никахларын рәсмиләштерде. Бу хакта «Якты юл» газетасы яза.
Яшьләр үзләре белән татар халкының милли чәкчәген алып килгән.
Аларга ЗАГС хезмәткәрләре шалтыратып, Мәскәүгә фестивальгә барып язылышырга тәкъдим итәләр. «Безнең өчен бу бөтенләй көтелмәгән хәл булды!» – ди Алия. Алмаз Тукай районының Иске Байлар авылында күп балалы гаиләдә үсә, бүгенге көндә авылда тракторда эшли. Алия медицина хезмәткәре булырга укый.
Яшь пар Иске Байлар авылында төпләнеп калачак.
Фестиваль 8 июльдән 10 июльгә кадәр Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә узды. Беренче ике көндә илнең төрле почмакларыннан 200дән артык гашыйк пар рәсми рәвештә гаилә булды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз