Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районындагы янгында шәхси йорт хуҗасы зыян күргән
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Әҗмәкәй авылында сауна һәм гараж яна башлаган. Алар йортның бер катлы кирпеч янкормасында урнашкан. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, янгын шулай ук ике катлы йорт түбәсенең бер өлешен зарарлаган.
Йортның 49 яшьлек хуҗасы янгынны үзе сүндерергә тырышып караган. Ул 1-2 дәрәҗәдәге тән һәм сулыш юллары пешкән. Зыян күрүчене БСМПга китергәннәр.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын мич төзелешендә һәм эксплуатацияләүдә хокук бозулар аркасында килеп чыккан. Ут төтен торбасыннан агач конструкцияләргә кадәр дөрес булмаган чигенешләр аркасында кабынып киткән дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз