Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районында яшәүче 100 яшьлек ветеран сайлауга килде
Тукай районының Калмаш авылында сайлау участогына беренче булып 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Шәүкәт Әхмәтназыйпов килгән. Ул участок ачылышына нәкъ 8:00 гә улы, килене һәм оныгы белән килгән, дип яза «Светлый путь» газетасы.
Ветеранны мәдәният йорты алдында Калмаш авыл җирлеге башлыгы Денис Балмышев каршы алды.
Туганнары сүзләренә караганда, Шәүкәт Әхмәтназыйпов режим үтәргә күнеккән һәм беркайчан да соңга калмый. Ул көн саен иртәнге 6да уяна, ишегалдына чыга һәм хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә.
«Мин давыл сыман!» – диде ветеран.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз