news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында ялга кайткан хәрби аша алгы сызыктагыларга квадрокоптер җибәрделәр

Тукай районында ялга кайткан хәрби аша алгы сызыктагыларга квадрокоптер җибәрделәр
Фото: https://tukai-rt.ru/

Татарстанның Тукай районы башкарма комитеты махсус хәрби операция зонасындагыларга ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Алгы сызыктагы хәрбиләргә бензин генераторы тапшырылды. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев «Капа» кушаматлы хәрби белән очрашты. Солдат үзенең хезмәте ничек баруы, безнең хәрбиләргә нинди ярдәм кирәклеге турында сөйләде.

Очрашу азагында Камил Нәҗмиев аңа хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм аның аша махсус хәрби операция зонасындагы безнең хәрбиләргә квадрокоптер тапшырды.

Фото: © https://tukai-rt.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot