news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында «Хәтер бакчасы»н махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышладылар

Тукай районында «Хәтер бакчасы»н махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышладылар
Фото: Эльмира Гайнетдинова

Тукай районы Шилнәбаш авылында «Хәтер бакчасы» утырттылар, аны махсус хәрби операциядә һәлак булганнарга багышладылар. Чарада Ватанны саклаучыларның туганнары һәм якыннары катнашты.

Глафира Шамукаева Дан аллеясында балалары истәлегенә алмагачлар утыртты. Махсус хәрби операция зонасында аның ике улы - Артем һәм Станислав һәлак булды. Аларның әниләре сүзләренчә, балалар һәрвакыт үз Ватанының патриотлары булган, чөнки аларның бабасы - Бөек Ватан сугышында катнашкан. Шуңа күрә, повестка алгач та, туганнар бер-берсенә терәк булып бергә хезмәт итәргә була.

Фото: © Эльмира Гайнетдинова

Хәрбиләр 2023 елның 23 февралендә һәлак булган. Аларга 27 яшь һәм 34 яшь иде. Акциягә Артемның укытучысы да килгән.

Фото: © Эльмира Гайнетдинова

Фазлыевлар гаиләсе Айнур истәлегенә зәңгәрсу чыршы утыртты. Махсус хәрби операция зонасына ул өлешчә мобилизация буенча эләккән. Ир-ат Авдеевка юнәлешендә миномет батареясында хезмәт иткән, минометчы булган. Хәрби 2023 елның 16 октябрендә һәлак була.

«Мин улым белән бик горурланам. Аны чын ир-ат итеп тәрбияләдем. Аралашучан, бик яхшы укыды. Һәрвакыт математик булды. Росгвардиядә хезмәт итте», - дип сөйләде һәлак булган хәрби хезмәткәрнең әтисе Айрат Фазлыев.

Һәлак булган хәрби хезмәткәрләр Шилнәбаш мәктәбен тәмамлаган, шуңа агачлар да бирегә утыртылган. Киләчәктә укытучылар һәм укучылар агачларны тәрбияләп торачак.

Фото: © Эльмира Гайнетдинова

«Хезмәт тәрбиясе кысаларында балаларның бакчаны карап тору, җимешләрен җыю мөмкинлеге була», - дип билгеләп үтте «Кама аръягы бакчалары» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков.

Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100