Тукай районында Украинада һәлак булган 22 яшьлек егетне җирләгәннәр
Украинада махсус хәрби операция вакытында контракт белән хезмәт иткән 22 яшьлек Чаллы егете Илдар Садриев һәлак булган. Егетне бүген Тукай районы Татарстан бистәсендә җирләгәннәр, дип хәбәр иттеләр Тукай районы матбугат хезмәтеннән.

Фото: © Тукай районы "Якты юл" газетасы
Мәрхүм солдатны соңгы юлга озатырга Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, туганнары, якыннары килгән. Җеназа намазын Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин укыган.

Фото: © Тукай районы "Якты юл» газетасы
Илдар Чаллыда туып үскән. Биредә ул «Механик эшкәртүдә станоклар һәм җиһазлар көйләүче» белгечлеге буенча В. Поташов исемендәге техник көллиятне тәмамлаган. Берничә ел элек егет контракт буенча эшкә китәргә дигән карар кабул иткән.

Фото: © Тукай районы "Якты юл» газетасы
Мэриянең матбугат хезмәтендә Илдар Садриевның чын саклаучы, патриот икәнлеген, яраткан ул һәм абый кеше булганлыгын билгеләп үттеләр һәм аның гаиләсенең кайгысын уртаклаштылар.

Фото: © Тукай районы "Якты юл» газетасы

Фото: © Тукай районы «Якты юл» газетасы