Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районында танылган спортчы Раббани Шәрипов истәлегенә көрәш турниры узды
Бүген Тукай районы Түбән Суыксу авылының «Алга» спорт комплексында танылган көрәшче, Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Раббани Шәрипов истәлегенә көрәш турниры узды. Ярышларга республиканың 100дән артык яшь спортчысы җыелды. Бу хакта Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев социаль челтәрләрендә хәбәр итә.
«Турнирда беренче урынны районыбыз спортчылары яулады. Икенче урынга Алабуга районы көрәшчеләре лаек булды. Өченче урында – Чаллы шәһәре спортчылары. Яшь көрәшчеләргә турнирда катнашулары һәм якташыбыз Раббани Шәриповның истәлеген саклаулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Афәрин, егетләр!», – диелә хәбәрдә.
Фото: Тукай районы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз