news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында сыер савучылар ярышында җиңүчеләр ачыкланды

Тукай районында сыер савучылар ярышында җиңүчеләр ачыкланды
"Шәһри Чаллы"

Тукай районы Мерәс авылында республикакүләм чара узды. "Сәйдәшев" исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә 100гә якын аппарат белән сыер савучы көч сынашты. Һәр районнан икешәр кеше катнашты. Ике көн дәвамында алар сыер сауды, төрле биремнәр үтәделәр, шул рәвешле баллар җыйдылар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.

Бәйгедә иң яшь катнашучыга 15 яшь иде. Ул - Аксубайдан Сәет Сөләйманов. Әти-әнисе фермерлар, хуҗалыкларында 140 сыерлары бар. Сәет тә гаиләсенә ярдәм итә. Ул җиденче ел аппарат белән сыер сава. "Хәзер сыерларны 2 робот белән савабыз, эш җиңеләйде", - ди егет.

Бәйгедә тәҗирбәле сыер савучылар да күп иде. Чүпрәледән Гөлинә Зыятдинова 45 ел сыер савучы булып эшли. Бәйгедә дә ул 31нче тапкыр катнаша.

Сыер савучылар бәйгесе Сабан туеннан ким булмады. Капчык киеп йөгерделәр, кул көрәштерделәр, аркан тарттылар, хәтта әтәч тә кудылар. Биш әтәчнең берсен Менделеевск районыннан Светлана ханым эләктерде. Ул да савымчы булып 25 ел эшли.

Татар халкында бер бәйрәм дә табынсыз узмый. Үзбәкстан пешекчеләрен чакыртып, һәммәсен тәмле пылау белән сыйладылар.

Абсолют батыр исеменә Азнакайдан Резидә Газыева лаек булды. Ул 20 елга якын сыер савучы булып эшли. Бу аның беренче генә җиңүе түгел икән. 2019 елда аппарат белән сыер савучылар арасында ул 2 урынны яулаган. Ике көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча Резидә ханым 92 балл алды. Шуның 70ен сыер саву ярышында җиңде. Аппаратны да 5 минутта сүтеп җыйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100