news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен Коръән ашы булды

Биклән авылы мәчетендә Тукай районы мөхтәсибәте оештырган мөһим чара — Коръән ашы булды. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән үткәрелде. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.

Инсаф хәзрәт махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм сүзләре белән чыгыш ясады, алар алып барган эшнең Ватаныбыз өчен мөһимлеген ассызыклады.

Инсаф хәзрәт изге Коръән аятьләрен укыды һәм Бөек Ватан сугышы елларында да, бүгенге көндә дә сугыш кырларында һәлак булганнарның сәламәтлеге, тынычлыгы һәм иминлеге өчен күмәк дога кылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot