Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операция зонасында һәлак булган 23 яшьлек хәрбине Тукай районында җирләделәр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанның Тукай районында туып-үскән 23 яшьлек рядовой Андрей Малахов 2 сентябрьдә махсус хәрби операция барышында бурычын үтәгәндә һәлак булган. Хәрбине Новотроицкое авылына алып кайтып җирләделәр. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.
Хәрби белән хушлашу мәрасимендә район башлыгы Фаил Камаев һәм Россия пенсия һәм социаль иминиятләштерү республика фонды башлыгы Эдуард Вафин катнашты.
Алар батырның якыннарының авыр кайгысын уртаклашты.
«Якташыбыз Андрей Александрович үз үрнәге белән рух көчен, хәрби батырлыкны күрсәтте. Гомеренең соңгы секундларына кадәр ул антына тугры калды. Без үз районыбызда туып-үскән героебызны истә тотачакбыз, аның исеме күңелебездә озак сакланыр», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз