news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында берничә машина бәрелешкән, биш кеше зыян күргән

Татарстанның Тукай районында берничә автомобиль бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

Авария 6 гыйнвар көнне Шилнәбаш авылы янында 17 сәгатьләр тирәсендә була. Анда җылылык электр үзәгеннән (ТЭЦ) ике километр ераклыкта ике «Лада» һәм Skoda бәрелешкән.

Һәлакәт урыныннан табиблар дүрт хатын-кыз һәм ир-атны алып китә. Алар арасында өлкән яшьтәге пенсионер хатын-кыз да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot