news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында «Лада» йөртүчесе төнлә җәяүлене бәрдереп үтергән

Кичә Чаллы – Водозабор – Новый бистәсе автоюлының беренче чакрымында җәяүлене бәрдергәннәр.

ТР Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, «Лада Приора»да булган 18 яшьлек машина йөртүче яктылык кайтаручы элементларсыз юл буйлап барган җәяүлене бәрдергән.

Җәрәхәтләрдән җәяүле урында ук үлгән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100