Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында көрәшче Раббани Шәрипов истәлегенә балалар ярышы башланды
Тукай районы Түбән Суыксу авылында танылган көрәшче Раббани Шәрипов истәлегенә 2006 елгы һәм кечерәк балалар арасында 13 нче тапкыр үткәрелүче көрәш ярышы башланды. Турнирда 11 районнан 200ләп көрәшче бил алыша.
Ачылыш тантанасында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев Раббани Шәрипов истәлегенә узучы турнирның дәрәҗәсен күтәрүне максат итеп куюларын әйтте.
«Бу турнир республика календаренә кереп, ел саен масштабларын үзгәртер, дигән максат куябыз. Яшьләр үз көчләрен сынарлар, бу турнирдан дәрт алып, киләчәктә Татарстан, Россия данын да якларлар, дип өметләнәм. Көрәш бәйрәме белән!» – диде Фаил Камаев.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе Марат Әхмәтов Раббани Шәриповны «халык арасыннан чыккан табигый чын татар көрәшчесе» дип атады.
«Без Раббани аганың келәм тоткан чорларын хәтерләмибез. Әмма аның белән көрәшкәннәр бары матур истәлекләрне генә сөйли. Күңел белән гамәлләре туры килгән кеше, диләр аны. Келәмдә дә, читтә дә беркем белән бәхәсләшмәс. Ул беркайчан да укол да кадамаган, дару да ашамаган. Халыкның үзеннән чыккан табигый чын татар көрәшчесе. «Кем кебек булырга телисең?» – дип сорагач, Раббани абый кебек булам дигән максат куярга кирәк. Яшьләр, киләчәктә үзегезне шундый итеп күрергә тырышсагыз иде», – диде Марат Әхмәтов.
- Раббани Шәрип улы Шәрипов – милли көрәш буенча РСФСР (1969, 1971, 1972), Татарстан АССР (1973, 1974) чемпионы. Милли көрәш буенча РСФСР спорт мастеры, Татарстанның атказанган спорт мастеры (1997).
- 1935 елның 8 октябрендә Татарстан АССР Чаллы (1935 елдан Ворошилов, 1957 елдан Яңа Юл, 1959 елдан Минзәлә, 1984 елдан Тукай) районы Торнаташ авылында туган. Чаллыда шоферлар курсын тәмамлагач, туган авылында 47 ел гади машина йөртүче – шофер булып эшләгән.
- Намуслы хезмәте өчен, «Хезмәт ветераны», «Хезмәттәге батырлык өчен», 3 мәртәбә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медалльләре белән бүләкләнгән.
- 1957 елда авыл Сабан туенда беренче тапкыр батыр кала. 1958 елда – Яңа Юл районы (үзәге Теләнче-Тамак авылы) Сабан туе батыры, 1959 елда – Казанда Сабан туе батыры. 1970-1980 елларда Минзәлә һәм Яр Чаллы районнарының абсолют батыры. Дистәләрчә калаларның (Минзәлә, Чаллы, Казан, Түбән Кама, Ижевск һәм башка шәһәрләр) Сабан туе батыры. «Урожай» җәмгыяте чемпионы, «Ватаным Татарстан» газетасы тарафыннан каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы Татар-башкорт көрәше буенча республика ярышларының дүрт тапкыр җиңүчесе.
- 1971-1973 елларда, Россиянең иң көчле көрәшчеләрен җиңгәннән соң, аның җилкәсенә «Россия чемпионы» дип язылган тасма эленә. Көрәшче карьерасын 38 яшендә тәмамлый.
- 2022 елның 23 ноябрендә Тукай районы Иске Абдул авылында мәдәният йорты һәм «Һиндукуш» музее каршында бюсты ачылды.
- 2023 елның 1 сентябрендә 87 яшендә вафат булган. Соңгы елларда яшәгән Иске Абдул авылы зиратында җирләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз