news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында каһарманнар истәлегенә һәйкәл ачылды

Тукай районында каһарманнар истәлегенә һәйкәл ачылды
Фото: https://tukai-rt.ru/

Тукай районы Мусабай-Завод авыл җирлегендәге Таш-Кичү авылында каһарманнар истәлегенә һәйкәл ачылды. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.

Шушы җирләрдә туып үскән, Балашиха шәһәренең 345нче механика заводы директоры Рөстәм Гатауллин Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган якташларыбыз, шулай ук махсус хәрби операция барышында гомерләрен биргән егетләребез истәлегенә мемориаль комплекс төзеде.

Тантаналы чара концерт программасыннан башланып китте, концертта сугыш чоры җырлары һәм шигырьләре яңгырады. Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәм Рөстәм Гатауллин авыл халкын һәм кунакларны Җиңү бәйрәмсе белән котлады. Авыл халкы һәм чара кунаклары геройларны искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр куйды.

Бәйрәмгә килүчеләрне солдат боткасы белән сыйладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100