Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районында җиңел машина кюветка чыгып очкан, өлкән яшьтәге пассажир үлгән
Бүген, 13 июльдә, иртәнге 9:00 сәгать тирәсендә Татарстанның Тукай районында, Чаллы-Сарман трассасының 16нчы километрында юл һәлакәте булган. Бер кеше үлгән. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүматларга караганда, Renault Sandero автомобиле белән идарә иткән 49 яшьлек хатын-кыз идарәне югалткан, машина кюветка төшеп ауган.
Юл-транспорт һәлакәтендә автомобильнең пассажиры – Казанда яшәгән 74 яшьлек хатын-кыз (машина белән идарә итүче хатын-кызның әнисе) медицина хезмәткәрләре килеп җиткәнче урында ук үлгән.
Автомобиль белән идарә иткән хатын-кыз төрле җәрәхәтләр белән хастаханәдә.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү оештырылган. Аның барышы һәм нәтиҗәләре Тукай районы прокуратурасы контролендә, дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз