news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында Илһам Шакировка багышланган беренче республикакүләм «Илһам» бәйгесе була

Татарстанда яшәүче солист-вокалистлар, иҗат коллективлары, конферансьелар гаризаны 10 майга кадәр тапшыра ала.

Тукай районында Илһам Шакировка багышланган беренче республикакүләм «Илһам» бәйгесе була
Салават Камалетдинов

Тукай районы администрациясе милли һәм рухи кыйммәтләрне популярлаштыру һәм саклап калу максатыннан РСФСРның халык артисты Илһам Шакировка багышланган «Илһам – Вдохновение» фестиваль-бәйгесен оештыра. Фестивальдә Илһам Шакиров иҗатын балалар, яшүсмерләр арасында популярлаштыру күздә тотыла. Ул беренче тапкыр республика күләмендә уздырыла.

«Фестиваль-бәйгедә Илһам Шакиров репертуарында булган җырлар белән генә катнашырга мөмкин. Чыгышларны музыка белгечләре, композиторлар бәяләячәк. Жюри рәисе – Россиянең атказанган артисты Раида Ермохина, жюри әгъзалары - Татарстанның халык артистлары – Алинә Шәрипҗанова, Филүс Каһиров һ.б. Сайлап алу туры 20-21 майда Тукай районы Яңа бистәсе мәдәният йортында узачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы июль ахырында, Илһам Шакиров музее төзекләндерелгәннән соң ачылгач була», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә проект җитәкчесе Данил Әюпов.

  • «Илһам - Вдохновение» фестиваль-бәйгесе түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Вокал» кече төркем (8-14 яшь), урта төркем (15-21 яшь), өлкән төркем (22-30 яшь), «Конферанс» (8-30 яшь), «Рәсем сәнгате» (8-20 яшь).

Фестиваль-конкурста Татарстанда яшәүче солист-вокалистлар, иҗат коллективлары, конферансьелар катнаша ала. Иң өлкән катнашучыга 30 яшьтән артмаска тиеш. Гаризаларны һәм ике видеоязманы 10 майга кадәр festival-ckonkurs@yandex.ru адресына җибәрергә кирәк.

  • Бәйге таләпләре: «Вокал» номинациясендә катнашучылар Илһам Шакиров репертуарыннан ике җыр башкарырга, җырның берсе 3 минут 30 секундтан артып китмәскә тиеш, «бэк-вокал» язылган фонограмма куллану тыела. «Нәфис сүз» номинациясендә катнашучы ике чыгыш әзерли, аның һәрберсе 1 минуттан ким булмаска, 2 минут 30 секундтан артып китмәскә тиеш. «Рәсем сәнгате» номинациясендә «Мин музыка ясыйм» темасына Илһам Шакиров репертуарыннан берәр җырны тасвирларга яки Илһам Шакировның тормыш юлын чагылдырырга кирәк.

Данил Әюпов әйтүенчә, Гран-при иясен 50 мең, беренче урынга – 10 мең сум, икенче урынга - 7 мең сум, өченче урынга 5 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. «Моннан тыш, Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаевның махсус призы аерым башкаручыга бирелә. Катнашучылар өчен бүләкләр әзерләнәчәк, чөнки иганәчеләр җәлеп иттек», - диде ул.

«Бәйге уңышлы узса, киләсе елга аны Россия күләмендә үткәрергә ниятлибез. Ә инде Россия күләмендә дә уздырып, уңышка ирешсәк, халыкара дәрәҗәдә уздырырга телибез. Барысы да катнашучылардан тора», - диде проект җитәкчесе.

Фестиваль-бәйге белән тулырак шушы сайттан танышырга мөмкин. Бәйгенең нигезләмәсе әлеге сылтамада беркетелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100