Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында игеннәрне урып-җыю, көзге культуралар чәчү эшләре буенча семинар булды
Бу атнада Тукай муниципаль районында «Игеннәрне урып-җыю, орлыклар салу, көзге культуралар чәчү һәм туфракны төп эшкәртү эшләрен оештыру» мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм Рафаэль Фәттахов, «Россия Авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, агрономнар, механикалаштыру һәм игенчелек буенча консультантлар, дилерлар, техника белән тәэмин итүчеләр катнашты.
«Сәйдәш» АХП» ҖЧҖ базасында 2023 ел уңышын формалаштыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Семинарда катнашучыларга тагын бер кат уҗым культураларын чәчүнең һәм көзге чорда аларны карауның үзенчәлекләре турында сөйләделәр, туфракның уңдырышлылыгын тәэмин итүгә һәм авыл хуҗалыгы культураларыннан тотрыклы уңыш алу өчен үсемлекләрне тукландыруга, сортлы орлыклар әзерләүгә һәм югары сыйфатлы орлыклар алуны тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде.
«Республика аграрийлары беренче миллион тоннадан артык ашлык суктырдылар инде. Бүгенге көнгә 19% мәйданда игеннәр суктырылган. Агротехнологияләрне үтәү - һава шартларына бәйсез рәвештә мул уңыш алу гарантиясе. Безнең алда бер бурыч - һәр елны, коры елмы ул, юкмы, ничек булса да, җыелган ашлык 4 млн тоннадан да ким булмаска тиеш», - диде Марат Җәббаров.
Аннары министр «Сәйдәш» АХП» ҖЧҖ кырларында кыр эшләренең барышы белән танышты һәм комбайнчыларга, аларның ярдәмчеләренә акчалата премияләр тапшырды.
Марат Җәббаров күпләргә билгеле алдынгы «Гигант» ҖЧҖендә дә булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз