news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында гаиләне яндырып үтерү турындагы эшне присяжныйлар катнашында карыйлар

Бүген Татарстан Республикасы Югары суды Ильмира Гарданова эшен присяжный утырышчылар суды катнашында карау турында карар кабул итте. Гаепләнүченең адвокаты Әнәс Мөхәммәтҗнов шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Гарданова ут төртү юлы белән милекне аңлы рәвештә юк итүдә, шулай ук ук куркыныч алым кулланып һәм аеруча кансызлык белән җиде кешене, шул исәптән балигъ булмаган балаларны үтерүдә гаепләнә.

Искәртеп узабыз, 18 июньдә Тукай районының Сәет авылында шәхси йортта янгын чыккан, анда өч олы кеше һәм 4-10 яшьлек дүрт бала булган. Тикшерүчеләр йортка ут төрткәннәр дигән нәтиҗәгә килгән һәм монда Гарданова гаепле дип тапканнар. Аның балалары, ире, абыйсы һәм әнисе янып үлгән. Гарданова гаебен танымый, хәзерге вакытта аңа бер җиргә дә китмәү турында подписка бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot