news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында Фольклор көнен билгеләп үттеләр

Тукай районында Фольклор көнен билгеләп үттеләр
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Тукай районы Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында халык иҗатын саклауга һәм популярлаштыруга багышланган Фольклор көне узды. Бәйрәм чарасы төрле яшьтәге кешеләрне берләштерде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Чараның төп максаты милли гореф-гадәтләрне, сәнгатьне саклау һәм яшь буынга җиткерүдән гыйбарәт. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, халык фольклоры — ул безне үткән заман белән бәйләүче һәм киләчәккә алып баручы ныклы җеп булып тора.

Бәйрәм кичәсендә авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Илһам» вокаль-фольклор ансамбле үзенең соклангыч чыгышлары белән тамашачыларның күңелен яулады. Чара ахырында һәркемне милли сәнгатьне бәяләргә, традицияләрне һәм ана телен сакларга чакырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot