news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында элеваторда эшче һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылды

Татарстанда «Яр Чаллы элеваторы» акционерлык җәмгыятендә булган фаҗигале вакыйга факты буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр иттеләр ТР Прокуратурасында.

Эш РФ Җинаять кодексының 143 маддәсенең 2 өлеше (саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән хезмәт саклау кагыйдәләрен бозу) буенча квалификацияләнгән. Тикшерү прокуратурада контрольгә алынган.

Искәртик, фаҗигале вакыйга бүген 09:00 сәгать тирәсендә булды. Силос корпусларының берсендә технологик җиһазларны тикшергәндә 36 яшьлек останың аягы эчкә суырылып кереп китә. Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат ашыгыч ярдәм машинасында вафат була.

news_right_1
news_right_2
news_bot