news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында буада баткан ир-ат гәүдәсен судан чыгарганнар

Тукай районында буада баткан ир-ат гәүдәсен судан чыгарганнар
Фото: t.me/mchstatarstan

Тукай районы Калиновка авылы янында буада бер ир-ат батып үлүе турында хәбәр килде – ул кеше, бозның ватылып баруына карамастан, буа өстенә балык тотарга чыккан, дип хәбәр итә Татарстан МЧС хезмәте.

Фото: t.me/mchstatarstan

Чаллы МЧС бүлеге коткаручылары буадан ир-атның гәүдәсен чыгарган. Мәет ярдан 6 метр ераклыкта, боздан ачылган су өстенә калыккан булган. Бу кешенең шәхесе хәзер ачыклана, диелә.

Фаҗиганең сәбәбе - сулыкларда иминлек кагыйдәләрен үтәмәү (җимерелеп баручы боз өстенә чыгу), дип искәртә МЧС хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100