news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында «Битлек» театр фестиваленә старт бирелде

Фестиваль кысаларында авыл үзешчәннәре үзләре әзерләгән спектакльләр тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә «Якты юл».

Беренче булып, «Битлек» театр фестивалендә Теләнче-Тамак авылының халык театры коллективы катнашты. Алар «Ситса туй» дип исемләнгән моңсу комедия куйдылар.

Моннан тыш Күзкәй авылы үзешчәннәре «Тамырлар» комедиясен, Иштирәк авылы халкы «Яшьлекләр кабат чәчәк атканда...» спектаклен, Иске Абдул театр коллективы «Өч бүре һәм кызыл калфак» һәм «Биш җәнлек» әкиятләрен, Круглое Поле бистәсе үзешчәннәре «Однажды в Круглом Поле-1» комедиясен, Калмаш халкы «Пар аккошлар», Яңа Бүләк авылы үзешчән артистлары «Әни килде» спектакльләрен сәхнәгә куячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot