news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында бакчачылык җәмгыятьләрен эрегән кар суы баскан

Тукай районында бакчачылык җәмгыятьләрен эрегән кар суы баскан
Фото: Эльмира Гайнетдинова

Тукай районының «Росинка» һәм «Родник» бакчачылык җәмгыятьләре эрегән кар сулары аркасында су астында калган. Су басу зонасына берьюлы берничә участок керә. Әлеге участокларда мунчалар, йортлар, хуҗалык блоклары, шулай ук теплицалар һәм бакчалар урнашкан. Күпчелеге пенсионер булган бакчачылар борчыла. Аларның сүзләре буенча, бу су инде бер атна тора.

Күршеләр Нәзирә Насрыева һәм Иван Похмелкинның участоклары янәшә урнашкан. Шуңа күрә проблемалары да уртак: эрегән кар суы гөрләвекләре турыдан-туры аларның участокларына ага. Су туфракның уңдырышлы катламын юа, йортларга һәм мунчаларга керә. Тиздән бәрәңге утыртасы, ә алар җир эшләренә тотына алмый.

«Кама аръягы бакчалары» Төбәк җәмәгать оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков «Родник» бакчачылык җәмгыятендә су агызу канавы кирәклеге турында белдерде.

«Бу мәсьәләне хәл итү юлы аталды. «Родник» территориясендә 150 метр чамасы дренаж су агызу канавы ясарга кирәк. Моның өчен экскаваторга 2 сәгать эшлисе һәм суны коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтенә (СНТ) керү юнәлешендә алып китәсе», – дип сөйләде ул.

Фото: © Эльмира Гайнетдинова

Тукай районы администрациясендә дә аңлатмалар бирделәр.

«Тукай районы администрациясе СНТга керү юлларын төзекләндерү, каты коммуналь калдыклар өчен мәйданчыклар булдыру һәм электр белән тәэмин итү программасына кертү буенча максималь ярдәм күрсәтә. СНТ эшчәнлеге 217 федераль закон белән көйләнә», - дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халыкны тормыш белән тәэмин итү буенча ярдәмчесе Флер Ихсанов.

Тукай районы башкарма комитеты хезмәткәрләре бакчачылар белән очрашырга һәм бергәләп проблеманы хәл итү юлларын табарга тырышырга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100