news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында 22 яшьлек Сабантуй батырына «Лада Гранта» ачкычларын тапшырдылар

Татарстанның Тукай районы Сабан туеның абсолют батыры исеменә Торнаташ авылыннан 22 яшьлек Илгиз Дәүләтгәрәев лаек булды. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Җиңүчегә «Лада Гранта» автомобиле ачкычларын һәм тере тәкә бүләк иткәннәр. Быел районда беренче тапкыр Сабантуй батырына төп бүләк итеп автомобиль тапшырылган.

Спортчы инде икенче ел рәттән көрәш ярышларында җиңү яулый.

Бәйрәм кысаларында шулай ук ат чабышы узган, анда Чаллыдан, Башкортстаннан һәм Тукай районыннан 75 ат катнашкан. Сабан туе кунаклары өчен милли уеннар, остаханәләр һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре тәкъдим ителгән. Музыкаль программа белән Казан һәм Чаллы артистлары чыгыш ясаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot